Якшәмбе, 12 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Информация:


Описание:

ТЕРРИТОРИЯ СОВЕТЫ – күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең проблемалары һәм ихтыяҗлары турында мәгълүматны оператив рәвештә җирле үзидарә органнарына җиткерү өчен оештырылган мәгълүмат каналы ул.

ТЕРРИТОРИЯ СОВЕТЫ шул ук вакытта мөһим мәгълүматны җирле үзидарә органнарыннан халыкка җиткерү чарасы да булып тора.

ТЕРРИТОРИЯ СОВЕТЫ – җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итү өчен Яр Чаллы шәһәре халкының интеллектуаль, фәнни, мәдәни потенциалын киң файдалану мәйданчыгы ул.

ТЕРРИТОРИЯ СОВЕТЫ – туган проблемаларны хәл итүдә, гражданнарның үз ихтыяҗларын канәгатьләндерүдә аларның үзләренең катнашу чарасы ул.

Территориаль иҗтимагый үзидарә (ТИҮ) йортларда яшәүчеләрнең үз хокукларын җирле үзидарәдә гамәлгә ашыруның мөһим формасы булып тора. ТИҮ хәрәкәте хакимият органнары белән үзара эшчәнлек формаларының күптөрлелеге һәм яшәешнең социаль әһәмиятле өлкәләрен киң колачлап булу белән характерлана. ТИҮ ләр санының халык санына туры килүе мөһим момент булып тора.

2017 елның июненә Яр Чаллы шәһәрендә 76 территориаль иҗтимагый үзидарә теркәлгән һәм алар үз эшчәнлеген алып бара. Шуларның 21е – Автозавод, 26сы – Комсомол, ә 29ы – Үзәк районнарында.

Шулай итеп, Яр Чаллы шәһәренең барлык территориясе территориаль иҗтимагый үзидарәләр игътибарына алынган һәм бу һәр йортка, анда яшәүче һәр кешегә аерым якын килү мөмкинлеген бирә.

ТИҮләр массакүләм мәдәни һәм спорт чараларын актив оештыручыларга әверелделәр, халык белән эш алып баралар, мөһим вакыйгаларны халыкка җиткерәләр һәм үз эшләре буенча хисап тоталар.

2014 елның 17 апрелендә Шәһәр Советы «Яр Чаллы шәһәрендә территориаль иҗтимагый үзидарә оештыру һәм гамәлгә ашыру Тәртибен раслау турында» карар кабул итте. Бу документ урыннарда территория Советлары төзү өчен халыкның инициатив төркемнәрен формалаштыруга старт бирде. Комплекста яшәүчеләр белән очрашулар үткәрелде, ТИҮ нең хокукый-норматив базасы өйрәнелде, нәтиҗәдә, алар тарафыннан комплекс территориясендә иҗтимагый үзидарә оештыру нияте турында шәһәр Башкарма комитетына хәбәр җибәрелде.

Район хакимиятләре хәзерге вакытта иҗтимагый үзидарәне үстерүгә уңайлы шартлар тудыру максатында халык белән эшләүнең яңа формаларын кертә. ТИҮ рәисләрен һәм Совет активын һөнәри әзерләүгә аеруча зур игътибар бирелә. Шәһәр Башкарма комитетында шулай ук «2015-2017 елларга Яр Чаллы шәһәре территориясендә җәмәгать инициативасына ярдәм күрсәтү һәм үстерү» дип аталган яңа муниципаль программа өстендә актив эш алып барыла.

2014 елның 14 - 23 июль көннәрендә Үзәк районы халкының оештыру конференцияләре булып узды, аларда шәһәр Хакиме Васил Шайхразиев, муниципаль берәмлек Башлыгы урынбасары Флера Андреева, Башкарма комитет Җитәкчесе Фәрһад Латыйпов, Шәһәр Советы депутатлары, шәһәр һәм район хакимиятләре хезмәткәрләре, идарәче компанияләр вәкилләре катнашты.  Йортларда яшәүчеләр Устав проекты белән таныштылар, территория Советының активын, рәисен һәм казначеен сайладылар. Микрорайоннарны үстерүдә үзләре катнашуның мөһимлеген аңлап, чаллылылар бу яңалыклар буенча актив фикер алыштылар. Конференцияләрдә 120 000 дән артык кешене берләштергән 16 территория Советы төзү турында карар кабул ителде.

Советлар төзелгән оештыру конференцияләрендә 114185 кешедән 486 делегат катнашты.

Территория Советлары эшен оештыру өчен хокук тәртибен саклау буенча җәмәгать пунктлары биналары билгеләнде.

Комплекс халкы белән чаралар әзерләү һәм үткәрү өчен һәр Советка аерым мәктәп беркетелде.

Территория Советлары төзү җәмәгатьчелекнең Беренче Форумы белән тәмамланды.

Территориаль иҗтимагый үзидарәләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү, халыкның эшлекле һәм социаль активлыгын үстерү һәм стимуллаштыру өчен шәһәр конкурслары үткәрү турында карар кабул ителде.

Икенче ел рәттән (2015-2016 еллар) «Төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча территориаль иҗтимагый үзидарә проектларының шәһәр конкурсы» на шәһәр бюджетыннан 4 650,0 мең сум акча бүленә. Әлеге конкурс нәтиҗәләре шәһәрнең йөзен үзгәртә. Түбәндәге объектлар төзелде һәм файдалануга тапшырылды:

- гаилә белән ял итү өчен 7 сквер һәм аллея;

- 6 балалар мәйданчыгы;

- 6 спорт объекты;

- яшәү өчен уңайлы мохит булдыруга юнәлдерелгән 7 проект (тротуарлар, җәяүлеләр өчен юллар).

Һәр территориаль иҗтимагый үзидарәдә составына ТИҮ эшчәнлегендә актив катнашучылар кергән актив бар. ТИҮ активын бүләкләү өчен «Иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарә» шәһәр конкурсы оештырыла һәм аңа шәһәр бюджетыннан ел саен 350,0 сум акча бүлеп бирелә.

ТИҮ эшенә шулай ук республика дәрәҗәсендә бәя бирелде. Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы тарафыннан «Иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарә» республика конкурсы игълан ителде. 2015 елда Яр Чаллы шәһәренең 20 ТИҮ е әлеге конкурс җиңүчеләре булып танылды.

Республика конкурсы кысаларында Татарстан Республикасы бюджетыннан 8 447,0 мең сум акча алынды.

2016 елда шәһәр конкурс комиссиясе карары буенча «Иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарә» республика конкурсына 33 претендент җибәрелде. Шулар арасыннан Яр Чаллы шәһәренең 22 территориаль иҗтимагый үзидарәсе җиңүчеләр дип табылды һәм аларны 9 542,0 мең сумлык грантлар белән бүләкләделәр.

ТИҮ рәисләре һәм активы йортларда яшәүчеләрнең фикерен исәпкә алып, өстенлекле юнәлешне ачыклады. Нәтиҗәдә, акчаның зур өлеше кварталлар арасындагы юлларны ремонтлауга һәм тротуарлар төзүгә юнәлдерелде. Бу 8 422,5 квадрат метр ишегалды территориясен норматив торышка китерү мөмкинлеге бирде.

ТИҮ хәрәкәте актив рәвештә киң җәелдерелә һәм җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүдә зур өлеш кертә. Территориаль иҗтимагый үзидарә институтларын үстерү һәм аларны алга таба тагын да камилләштерү шәһәрдә социаль-икътисадый үсешнең һәм халык яшәеше сыйфатын күтәрүнең кирәкле шарты һәм өстенлекле юнәлеше була бара.

2017 ел – «2015-2017 еллар чорына Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең муниципаль идарә нәтиҗәлелеген күтәрү» муниципаль программасы өчен соңгы ел. Әлеге программа кысаларында төзекләндерү һәм яшелләндерү, иң яхшы ТИҮне ачыклау буенча шәһәр конкурслары үткәрү планлаштырыла.


Үзәк районы

Автозавод районы

Комсомол районы


Четверг, 20 июля 2023, 12:20