Мы в социальных сетях

Информация:


Описание:

Алгарышлы үсеш территориясен үстерү бүлегенең төп бурычлары булып инвестиция эшчәнлеге алып бару өчен уңайлы шартлар тудыру мәсьәләләре буенча чаралар комплексын эшләү һәм «Яр Чаллы» алгарышлы үсеш территориясен үстерү белән бәйле чараларны гамәлгә ашыру тора.

Алгарышлы үсеш территориясен үстерү бүлегенең төп функцияләре:

1) «Яр Чаллы» алгарышлы үсеш территориясен үстерү буенча эшне оештыру;

2) алгарышлы үсеш территориясен үстерү буенча потенциаль резидентлардан документлар кабул итү һәм аларны карап тикшерү эшен оештыру;

3) алгарышлы үсеш территориясен үстерү буенча резидентлар белән килешүләр төзү эшен оештыру;

4) алгарышлы үсеш территориясен үстерү буенча мониторинг үткәрү һәм резидентлар белән төзелгән килешүләрнең үтәлешен контрольдә тотуны гамәлгә ашыру;

5) алгарышлы үсеш территориясен үстерү эшенең нәтиҗәлелеген бәяләү буенча эшне оештыру;

6) бүлек компетенциясе чикләрендә, алгарышлы үсеш территориясен үстерүдә потенциаль резидентларны урнаштыру буенча сәнәгать һәм индустриаль парклар белән үзара эшчәнлек;

7) «Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең инвестицион җәлеп итүчәнлеге» презентациясен эшләү һәм актуальләштерү;

8)  бүлек компетенциясенә кергән мәсьәләләр буенча кызыксынган затларга консультация бирү;

9) бүлек компетенциясенә кергән мәсьәләләр буенча мәгълүмат материаллары формалаштыру һәм бирү;

10) бүлек компетенциясенә кергән мәсьәләләр буенча киңәшмә һәм семинарлар әзерләү һәм үткәрүдә катнашу;

11) алгарышлы үсеш территориясен үстерү белән бәйле муниципаль-хокукый актлар проектларын эшләү;

12) инвестиция проектларының Россия Федерациясенең күп профильле муниципаль берәмлекләре (моношәһәрләр) территорияләрендә булдырылган, алгарышлы үсеш территорияләрендә тормышка ашырыла торган инвестиция проектлары таләпләренә туры килүе турында бәяләмәләр әзерләү.


Җитәкче:

Бикташева Алия Шамил кызы

Алгарышлы үсеш территориясен үстерү бүлеге башлыгы

Хезмәткәрләр:


Пятница, 8 декабря 2023, 12:52