Мы в социальных сетях

Информация:


Описание:

Идарәнең төп функцияләре:

* Матбугат конференцияләре, туры элемтәләр оештыру, шәһәр Хакиме, Шәһәр Советы депутатлары, Башкарма комитет Җитәкчесе, Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасарларының телевидение һәм радио аша чыгышларын әзерләү.

* Интернет челтәрендә Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең рәсми сайты эшен тәэмин итү, шәһәр порталында мәгълүмати хәбәрләр һәм фотоматериаллар әзерләп урнаштыру.

* Массакүләм мәгълүмат чараларында Шәһәр Советы, шәһәр Хакиме, Башкарма комитет структурасындагы органнар эшчәнлеге, шәһәрдә икътисадый үзгәртеп коруларның барышы, өстенлекле шәһәр программаларын тормышка ашыру һәм башкалар (пресс-релизлар, хәбәрләр, мәгълүмати материаллар һәм башкалар) турында рәсми мәгълүмат әзерләп урнаштыру.

* Массакүләм мәгълүмат чараларына урнаштыру өчен шәһәр Хакиме, Башкарма комитет Җитәкчесенең котлау текстларын әзерләү.

* Шәһәр Хакиме, муниципаль берәмлек Башлыгы урынбасары, Башкарма комитет Җитәкчесенең иҗтимагый чараларда сөйләү өчен чыгыш текстларын әзерләү.

* Яр Чаллы шәһәре турында Россия, Республика массакүләм матбугат чараларында басылган материалларга һәм матбугаттагы тәнкыйть мәкаләләренә күзәтүләр әзерләү.

* Актуаль темаларга мәгълүмати-аналитик материаллар һәм брошюралар, презентация материаллары әзерләү.

* Газета-журналларга язылу кампаниясен оештыру.

* Шәһәр өчен әһәмиятле программалар әзерләү һәм аларны тормышка ашыруга җәмәгатьчелекне җәлеп итү.

* Шәһәр тормышының җәмәгатьчелек өлкәсендә туган сорауларын тиз арада хәл итү максатыннан, иҗтимагый берләшмәләр вәкилләренең җирле үзидарә вазыйфаи затлары белән очрашуларын оештыру.

* Шәһәр халкының дини ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен шартлар тудыру.

* Гражданнарның берләшүгә, иҗтимагый чаралар үткәрүгә хокукларын тормышка ашыру белән бәйле мәсьәләләр буенча халык, иҗтимагый берләшмәләр һәм башка оешмалар белән эшләүне гамәлгә ашыру.

* Идарә Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы законнары һәм муниципаль хокукый актлар нигезендә башка функцияләр дә үти.


Җитәкче:

Мөхәммәтҗанова Римма Равил кызы

Мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе башлыгы

Хезмәткәрләр:

Массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге

Колесникова Татьяна Владимировна

Идарә башлыгы урынбасары, массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге башлыгы

Хезмәткәрләр:

Җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге

Галиуллин Рөстәм Рәфыйк улы

Мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсенең җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге башлыгы

Хезмәткәрләр:


Пятница, 17 марта 2023, 12:00